news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Балтачта игенче-механизаторлар слеты узды

Чарада район башлыгы Рамил Нотфуллин белән берлектә республиканың күп кенә мөхтәрәм шәхесләре катнашты.

(Балтач, 1 февраль, "Татар-информ", "Хезмәт", Зәлия Хәсәнова). Кичә район мәдәният үзәгендә алдынгы игенчеләребез слеты булды. Бу мәртәбәле чарада районыбыз башлыгы Рамил Нотфуллин белән берлектә республиканың да күп кенә мөхтәрәм шәхесләре катнашты, дип яза районның "Хезмәт" газетасы.

Тантаналы өлеш башланганчы, кунаклар күргәзмәне күзәтеп, районыбыз җирлегендә җитештерлә торган продукция белән таныштылар. Биредә район кырларында җитештерелгән ашлык, бәрәңге, хуҗалыкларда җитештерелә торган төрле азыкла, «Балтач сөт-май комбинаты», район кулланучылар җәмгыяте, шәхси эшмәкәр Рәмзия Закирова, умартачы Айдар Сәмигуллин продукциясе, район мәктәпләре һәм балалар бакчаларында үстерелеп ясалган продукцияләрне дә күрергә була иде.

Кунакларга район буенча ел дәвамында авыл хуҗалыгы өлкәсендә эшләнгән эшләр турында сөйләделәр. Биредә ел дәвамында алдынгылыкны алган хуҗалыкларның эше тәкъдим ителде. Ә аннан соң бәйрәм чарасы сәхнәдә дәвам итте. Икмәккә дан җырлап, күпереп пешкән татлы исле икмәк Нотфуллин Рамил Рәшит улына тапшырылды, диелә район хәбәрендә.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100