news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Балтачта “Игътибар – балалар!” акциясе башлана

Акциянең төп максаты – балалар катнашында килеп чыккан юл фаҗигаләренең санын киметү.

(Балтач, 20 август, "Татар-информ", "Хезмәт", Зәлия Фәйзрахманова). Балтачта “Игътибар – балалар!” акциясе башлана, дип яза җирле басма.

Акциянең төп максаты – балалар катнашында килеп чыккан юл фаҗигаләренең санын киметү. Акция барган чорда юл йөрү кагыйдәләрен бозучы балалар аеруча нык контрольгә алыначак. Шулай ук тиешле тизлекне сакламаучы, җәяүлеләргә юл бирмәүче, балаларын махсус автокреслоларга утыртмыйча юлга чыккан шоферларга да таләпләр катгый булачак.
 

news_right_1
news_right_2
news_bot