Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
Балтачта иң яхшы туризм проектын ачыкладылар
Junior Skills стандартлары буенча "Туристик бизнесны оештыру" компетенциясендә җиңүчеләр билгеле булды.
(Балтач, 14 апрель, "Татар-информ", «Хезмәт”, Гөлзидә Газизуллина) «Яшь профессионаллар»ның муниципаль чемпионаты районыбызда туризм буенча проектлар яклау белән башланды. Барлыгы 31 проект тыңланды, дип яза «Хезмәт» сайты.
Куныр урта мәктәбенең Мирхәйдәр Фәйзи музей-утары һәм мәктәп музее турындагы проект беренчелекне яулады. Бистәнең 3 номерлы балалар бакчасы һәм Балтач урта мәктәбе проектлары икенче урынга лаек булды. Балтач гимназиясе һәм Салавыч күппрофильле лицее тәкъдим иткән проектлар - өченче призлы урында.
"Иң яхшы маршрут” номинациясендә – Урта Көшкәт мәктәбе, "Иң яхшы бизнес-план" номинациясендә – Ор авылы мәктәп-бакча комплексы, "Тарихи ачыш" номинациясендә Нөнәгәр урта мәктәбе дипломга ия булды.
Җиңүчеләр һәм дипломантлар район күләмендә үтәчәк “Йолдызлар парады”нда бүләкләнәчәк, диелә район хәбәрендә.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз