news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Балтачта иң яхшы әни 27 ноябрьдә мәгълүм булачак

Районның “Наз” үзәге аларны ачыклау эшенә алынган.

(Балтач, 11 ноябрь, “Татар-информ”, “Хезмәт“, Г.Газизуллина). Балтачта Әниләр көненә хәзерлек башланды. Районның “Наз” үзәге “Минем әни иң яхшысы” дип исемләнгән фоторәсемнәр бәйгесе игълан итте, диелә төбәкнең “Хезмәт“ газетасында.

Бәйгедә катнашырга күп балалы гаиләләрдә тәрбияләнүче балалар чакырыла. Бәйгенең максаты – районда күп балалы гаиләләрне барлау, җәмгыятебездә әниләрнең җәмгыятьтәге әһәмиятен тагын да күтәрү. Нәтиҗәләр 27 ноябрь – Әниләр көнендә билгеле булачак.

news_right_1
news_right_2
news_bot