news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Балтачта иҗтимагый совет утырышында хастаханә эшчәнлеге тикшерелде

Балтачта иҗтимагый совет утырышында хастаханә эшчәнлеге тикшерелде

(Балтач, 1 апрель, “Татар-информ”, “Хезмәт”, Гөлзидә Газизуллина). Балтач район советының кече утырышлар залында иҗтимагый советның чираттагы утырышы булды. Биредә район башкарма комитеты җитәкчесенең социаль мәсьәләләр буенча җаваплы урынбасары Илһам Гайнетдинов, район үзәк хастаханәсенең баш табибы Газинур Дәүлиев, Чепья, Куныр, Пыжмара, Нөнәгәр авыл җирлеге башлыклары катнашты, дип яза җирле басма.

Көн тәртибендә район үзәк хастаханәсендә диспансеризация үткәрүнең соңгы 3 елдагы нәтиҗәләре һәм Чепья участок хастаханәсенең эшләү тәртибе турында чыгышлар тыңланды. Соңыннан фикер алышулар булды. Утырышны Балтач муниципаль районының иҗтимагый совет рәисе Вакыйф Зәкиев алып барды.

news_right_1
news_right_2
news_bot