news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Балтачта иҗтимагый комиссия төзелеш объектларындагы җитешсезлекләрне ачыклады

Бу юнәлештә район башлыгы Рамил Нотфуллин тәкъдиме белән төзелгән иҗтимагый комиссия үзенеӊ эшен башлады.

(Балтач, 14 июнь, “Татар-информ”, “Хезмәт”). Балтач районында быел да республика программалары кысаларында бара торган яӊа төзелеш һәм капиталь ремонт объектлары шактый. Бу көннәрдә иҗтимагый комиссия, әлеге объектларда булып, андагы җитешсезлекләрне ачыклады, дип яза җирле басма.

Бу юнәлештә район башлыгы Рамил Нотфуллин тәкъдиме белән төзелгән иҗтимагый комиссия үзенеӊ эшен башлады. Балтач гимназиясе, Карадуган балалар бакчаларында барган ремонт, төзелеш барышы буенча үз тәкъдимнәрен кертте. Шулай ук Балтач бистәсендә Зоя Космодемьянская, 1а адресы буенча урнашкан ике катлы күп фатирлы йорттагы ремонт эшләре белән таныштылар. Бүгенге көндә бу йортта «Строймастер» оешмасы тарафыннан ремонт эшләренә тотынганнар. Оешма җитәкчесе Нияз Җаббаров әйтүенчә, бүленгән акча килүен көтсәӊ, эшләр соӊга калырга мөмкин, шуӊа да подъездларда штукатурка, агарту эшләрен башлаганнар. Бу йорт 1990 елда ул чактагы «Мехчы» берләшмәсе тарафыннан хуҗалык исәбенә төзелгән.Түбәдән су аккач, 2014 елда түбәсе калайга алыштырылган. Бу елда ремонт өчен 2 миллион 600 меӊ сум каралган, шуныӊ 2 миллион 300 меӊе турыдан-туры төзелеш эшләренә. Фасадны җылытып тышлау, подъездагы эшләр һәм электр линияләрен яӊарту каралган. Шулай ук подъезд баскычлары да төзелеш һәм куркынычсызлык таләпләренә туры килми. Комисссия ремонт башкаручы оешмага да үз тәкъдимнәрен, киңәшләрен бирде, конкрет бурычлар билгеләде.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100