news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Балтачта иң тату сыйныфны ачыкладылар

Төрле зоналарда район мәктәпләренең әти-әниләр комитетлары үзара көч сынашты.

(Балтач, 26 ноябрь, “Татар-информ”, “Хезмәт”, Гөлзидә Газизуллина).Төрле зоналарда Балтач районы мәктәпләренең әти-әниләр комитетлары үзара көч сынашты, дип яза район газетасы сайты.

Ата-аналар комитетларының узган ел беренче фестивале уңышлы узган иде, быелгысы исә тагын да камилрәк, эчтәлеклерәк булды.

“Тату сыйныф серләре” республика конкурсы ТР Мәгариф һәм фән министрлыгы инициативасы белән үткәрелә. Балтач районы мәгариф идарәсе дә бу идеяне хуплап, икенче ел районның иң тату сыйныфын ачыклый.

Узган ел әлеге бәйге тәүге тапкыр гына оештырылганга катнашучылар бар яктан да ачылып бетмәгән кебек тоелган иде. Ә быел конкурсның таләпләре күп булуга карамастан, ата-аналар комитетлары, укучылар һәм педагоглар жюрины үзләренең матур программалары белән шаккатырдылар.

Шушы көннәрдә төрле зоналарда Балтач мәктәпләренең “Тату сыйныфсерләре”н ачыкладылар. Сосна мәдәният йортында узган чарада шәхсән үземә дә катнашырга туры килде. Балтач мәктәбенең 3б сыйныфын чыгышы тамашачыларда да, жюрида да соклану хисләре уятты. Беренчедән, зур күргәзмә оештырылган иде. Татар халкына хас кунакчыллык белән мул табыннар артында һәр килгән кешене кайнар чәй һәм милли ризыклар белән сыйладылар. Сыйныф тормышын сурәтләгән иҗат эшләре, портфолио, стена газеталары, фотоальбомнар – һәммәседә мәктәп тормышы турында сөйли. Икенчедән, уртак эшчәнлекләрен визиткалар, проект эшләре аша тамашачыга тәкъдим иттеләр.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100