Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор
Рәмис Латыйпов
Баш редактор урынбасары
Ләйсән Хафизова
Балтачта иң оста машина йөртүче өлкән кешене ачыкладылар
Конкурс иртәнге сәгатьләрдә ДОСААФ бинасында компьютерда юл йөрү кагыйдәләре буенча теоретик белемнәрне тикшерүдән башланды.
(Балтач, 17 сентябрь, "Татар-информ", "Хезмәт", Ясминә Шәмсетдинова). Балтачта район тарихында беренче мәртәбә "Иң оста авто-бабай" һәм "Иң оста авто-әби" ачыкланды, дип яза район газетасы.
Районның ветераннар Советы һәм районның ЮХИДИ идарәсе белән берлектә ветеран ир-ат һәм хатын-кыз машина йөртүчеләр арасында конкурс үтте. Конкурс иртәнге сәгатьләрдә ДОСААФ бинасында компьютерда юл йөрү кагыйдәләре буенча теоретик белемнәрне тикшерүдән башланды. Икенче этап Балтач сөт-май комбинаты янәшәсендәге махсус мәйданчыкта практик күнекмәләр эшләп күрсәтү оештырылды. Конкурсантлар 3 биремне дөрес итеп үтәргә тиешләр иде.
Җиңүчеләр:
1 урында - Бөрбаштан Рафаэль Шакиров
2 урында - Аланнан Рәйзәлә Фәләхиева
3 урында - Балтачтан Мәгъсүм Нәбиев
4 урында - Иске Салавычтан Рамазан Фәрзиев.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз