news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Балтачта “Иң матур бизәлгән җигүле Сабантуй аты” конкурсы үтә

Иң үзенчәлекле, кабатланмас зәвык белән эшләнгән арба, бизәлештә милли традицияләр сакланышына зур игътибар бирелгән атларга урыннар биреләчәк.

 (Балтач, 13 июнь, “Татар-информ”, “Хезмәт”, Ясминә Шәмсетдинова). Балтачта “Иң матур бизәлгән җигүле Сабантуй аты” конкурсы үткәрелә, дип яза җирле басма.

Быел исә район Сабан туен оештыру комиссиясе җигүле атлар арасында “Иң матур бизәлгән Сабантуй аты” дигән конкурсын тагын да үзенчәлекле итеп уздырырга ниятли.

Елдагыча бизәлгән атлар бәйрәмгә ямь өстәп Сабантуй мәйданын әйләнәчәк. Иң үзенчәлекле, кабатланмас зәвык белән эшләнгән арба, карета яки тарантаска, кием һәм бизәлештә милли традицияләр сакланышына зур игътибар бирелгән атларга махсус комиссия урыннар билгеләячәк. Конкурска әзерләнеп килгән җигүле атлар бер яки берничә булырга мөмкин.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100