news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Балтачта иң күркәм киленне ачыкладылар

Районның Дорга мәдәният йортында "Килен - кайнана туфрагыннан" дип исемләнгән чара узды.

(Балтач, 29 март, “Татар-информ”, “Хезмәт”, Гөлзидә Газизуллина). Балтач районының Дорга мәдәният йортында "Килен - кайнана туфрагыннан" дип исемләнгән чара узды, дип яза район газетасы.

Буыннар чылбырын ныгыту, хатын-кызның гаилә учагын саклауда, балалар тәрбияләүдә, өлкәннәрне кайгыртуда, үсеп килүче буыннарда игелек, әхлак, тирә-юньдәгеләргә ихтирамлы мөнәсәбәт, гаилә нигезләренә хөрмәт тәрбияләү максатыннан үткәрелгән әлеге күркәм чарада авылның иң уңган, иң тату киленнәре катнашты. Милли киемнәрдән сәхнәне бизәп басып торган берсеннән-берсе гүзәл ханымнарны күргәч, залда утырган һәркем соклану хисләрен яшереп кала алмагандыр, мөгаен. Бәйрәм чарасын балаларның берсеннән-берсе матур чыгышлары бизәп, тамашачыларны сөендереп тордылар. Әлеге күркәм чарадан һәркем бик канәгать булып, рухи азык алып, үзенчә бер нәтиҗә ясап таралышты.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100