news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Балтачта "Җиңү агачлары" утырталар

Балтач районының социаль яклау бүлеге һәр елны өлкәннәр өчен “Җиңү агачы" дигән акция игълан итә.

(Балтач, 27 апрель, "Татар-информ", "Хезмәт", Зөлфия Шакирова). Балтач районының социаль яклау бүлеге һәр елны өлкәннәр өчен “Җиңү агачы" дигән акция игълан итә. Районда агач утырту акциясе быел да матур башлангыч алды, дип яза baltaci.ru сайты.

Әлбәттә, өлкәннәр агачны социаль хезмәткәрләр ярдәмендә өй тирәләренә утырта. Әлеге чара авыр сугыш чорлары кичкән буын күңеленә бер рәхәтлек бирсә, яшьләрне исә табигатьне саклауга, яшелләндерүгә өнди. Җиңү көне алдыннан күркәм традициягә әйләнгән агач утыртуны өлкәннәр көтеп ала. Чепья авылында туксан яшьтән узган бердәнбер Бөек Ватан сугышы ветераны, райондагы “Халыклар дуслыгы” муззее директоры Гарифҗан ага Галиев та ел сан әйләнә-тирәлекне яшелләндерүдә, Җиңү көнен якынайтуда катнаша.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100