news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Балтачта хыяллар тормышка аша - яңа йорт ишеген ача

Биредә ике гаилә өчен уртак шатлыклы вакыйга булды

(Балтач, 15 сентябрь, “Татар- информ”, “Хезмәт”, Зәлия Хәсәнова). Кичә Балтач бистәсенең И. Юзиев урамында яшәүче ике яшь гаиләдә бик шатлыклы вакыйга булды. Алар төрле дәүләт программалары ярдәмендә бик күркәм һәм матур йортлы булып, киләчәкләре өчен хәзер тыныч күңел белән яшиләр. Рәзинә һәм Иван Фалалеевлар, Эльвира һәм Рәйхан Хәсәновларны котлап, сөенечләре белән уртаклашырга ТР Иминлек Советы секретаре Айрат Шәфигуллин, муниципаль район башлыгы Рамил Нотфуллин, ТР Дәүләт Советы депутаты Вагыйз Минһаҗевлар килгән иде, дип хәбәр итә Балтачның «Хезмәт» газетасы.

Фалалеевлар гаиләсе бирегә күченеп килгәннән бирле йорт җирләрен бизәп, төрледән-төрле кызыклы рәсемнәр ясау белән мәшгульләр. Әлеге эш белән Рәзинә үзе шөгыльләнә икән. Шушы көннәрдә генә яшь гаиләне тулыландырып, абыйсы Ярославка иптәш булып кызлары Розалина туа. Ире читкә йөреп эшләүгә дә карамастан, Рәзинә барысына да вакыт таба, тырыша. Ә Иванның төп максаты — гаиләсен туендыру, аларны бәхетле итү.

Эльвира һәм Рәйхан Хәсәновлар уллары Аяз белән бирегә әле узган атнада гына күченгән. Аңарчы бистәнең Пионер урамында урнашкан барагында яшәгәннәр.

Анда кысан да, балага уйнарга мөмкинлек тә юк иде, иркен өйдә балага да рәхәт, үзебез дә сөенеп бетә алмыйбыз, - диләр алар. Дөрес, монда эшлисе эшләр дә аз түгел, мунча, сарай, капка-койма эшләргә кирәк. Алай да, яшь гаилә бүгенгесенә шөкер итеп, киләчәккә ышанып яшиләр һәм эшлиләр.

Бүген ике гаиләдә кечкенә генә йорт туйлары булды. Анда алар җитәкчеләргә рәхмәтләрен ирештереп, үзләренең теләкләрен дә җиткерә алдылар. Киләчәктә дә мондый программалар эшләр, тагын да күбрәк гаилә тораклы булып, сөенеп яшәр дип ышанасы килә, диелә Балтач районы газетасында.

news_right_1
news_right_2
news_bot