news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Балтачта хоккейны итек киеп уйныйлар

“Әти-әнине һәм хоккейны яратам” фестивале кысаларында хәрби ветераннар арасында итекле хоккей турниры узды.

(Балтач, 13 декабрь, “Татар-информ”, “Хезмәт”, Гөлзидә Газизуллина). “Әти-әнине һәм хоккейны яратам” фестивале кысаларында хәрби ветераннар арасында итекле хоккей турниры узды, дип яза җирле басма.

Икенче тапкыр үткәрелүче бу мавыктыргыч турнирда хәрби конфликтларда катнашкан ветераннар – беренче, һава-десант гаскәрләре ветераннары – икенче, чик буе гаскәрләре ветераннары өченче урынны яулады.

Призлы урынга чыкканнарга дипломнар тапшырылды, ә турнирда катнашучы һәркемгә “Ак Барс – Витязь” уеннарына билетлар бирелде.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100