news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Балтачта хисап җыелышлары бара

Җирле үзидарәләр дә, күмәк хуҗалыклар да 2017 елга нәтиҗә ясый, бу елга планнар билгели.

(Балтач, 6 февраль, "Татар-информ", "Хезмәт", Зәлия Фәйзрахманова). Бу көннәрдә Балтач районы җирле үзидарәләрендә, күмәк хуҗалыкларда сессияләр, хисап җыелышлары бара. Аларда узып киткән 2017 елда ирешкән уңышлар барлана, нәтиҗәләр ясала, анализлана. Һәм бу елга дигән бурычлар, йөкләмәләр билгеләнә.

Бу җыелышларда район җитәкчелеге дә, авыл хуҗалыгы идарәсе белгечләре дә, җаваплы иптәшләр дә катнаша. Биредә хезмәт алдынгылары бүләкләнә, лаеклы ялга китүчеләр хөрмәтләнә. Кайбер хуҗалыкларда җыелышның котлау-бүләкләү өлеше үзешчәннәр чыгышы белән чиратлашып барса, кайбер хуҗалыклар кичен барлык авыл халкына бәйрәм ясый: башкаладан танылган артистларны чакыралар һәм концерт бәясен үз өсләренә алып, әлеге чыгышларны бушлай карау мөмкинлеге тудыралар.

news_right_1
news_right_2
news_bot