news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Балтачта хат ташучыларны бүләкләделәр

"Хезмәт" газетасы редакциясе үз җиңүчеләрен котлады

(Балтач, 6 февраль, “Татар-информ”, “Хезмәт”, Гөлзидә Газизуллина). Балтач районыныӊ элемтә бүлеге соӊгы берничә ел республикада иӊ алдынгылардан санала. Районнар арасында күрсәткечләрне чагыштырып караганда, аерманыӊ хәйран зур икәне күренә. Менә узып киткән елда да җиткерелгән йөкләмә 115 процентка үтәлгән. Бу үсешнеӊ ел саен шундый адымнар белән баруын искә алсак, дөрестән дә район почтальоннары, аныӊ башка хезмәткәрләрнеӊ эше мактауга лаек. Соӊгы вакытларда посылка белән әйберләр алдыру, салу эше дә нык җанланган. Почта бүлеге хезмәткәрләренеӊ даими рәвештә Россия, Республика һәм район күләмендә Мактау таныклыклары, Рәхмәт хатлары алулары моны дәлилли, дип яза җирле басма.


Хисап җыелышында "Хезмәт" газетасы редакциясе дә алдынгы хат ташучыларга Рәхмәт хаты һәм акчалата бүләкләр тапшырды.Чепья почта бүлекчәсеннән Екатерина Зәйнуллина, Борнактан Фәйрүзә Галимҗанова, Кече Лызидан Нина Парамоновалар "Хезмәт", "Азьлане" газеталарына яздырту планын, алдагы яртыеллыкка караганда, арттырып үтәгән.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100