news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Балтачта Гимназия көнендә укучылар кулга рәсем төшерде һәм массаж ясады

Гадәти булмаган бу көн укучыларга да, укытучыларга да бик хуш килде.

(Балтач, 29 октябрь, “Татар-информ”, “Хезмәт”, Миләүшә Гафурова). Балтачның Карадуган авылында Гимназия көне үткәрелде. Икенче каттагы һәр кабинетта – берәр сыйныф укучыларының оешмасы булды, дип яза җирле басма.

Кайдадыр – чәч, кайдадыр – макияж, кайдадыр массаж ясыйлар. Гимназиянең директоры Гөлсинә Зарипованы: “Мондый бәйрәмне беренче тапкыр үздыруыбыз. Балалар бик канәгать, шундый күңелле!” – дип, шатланды ул.

Ике сумга билет алып, багучы янына кереп, үземне “якты киләчәк” көтәсенә ышанып, сөенеп чыктым. “Тату-салон”да, кызыл хна белән язып, 5 сумга татуировка ясаттым. Гадәти булмаган бу көн укучыларга да, укытучыларга да бик хуш килде.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100