Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор
Рәмис Латыйпов
Баш редактор урынбасары
Ләйсән Хафизова
Балтачта Герой очучы истәлегенә ярышлар оештырылды
Призлы урыннарны алучыларга Чепья авыл җирлеге әзерләгән дипломнар, медальләр, акчалата бүләкләр тапшырылды.
(Балтач, 18 февраль, "Татар-информ", "Хезмәт", Наталья Жукова). Балтач районының Чепья авылында Россия Герое – очучы Олег Исаевның якты истәлегенә багышлап чаңгы ярышлары узды, дип яза җирле басма.
Ярышлар бәйрәмгә әверелде. Мәктәп укучылары, зурлар, балалар рәхәтләнеп чаңгы шуды. Иң кечкенә чаңгы таккан балага 5 яшь иде.
“Ярыш бик ошады. Халык та күп, һава торышы да әйбәт, кыр кухнясы да бар”, дип тэсирләре белән уртаклашты беренче урынны алган Ульяна Кумаева. Тренер Роман Валентинович Никитин әйтүенчә, чара, чыннан да, үзенә гадәттәгедән күп катнашучыны, йөздән артык чаңгычыны җыйды, тамаша кылучылар да күп килгән. Призлы урыннарны алучыларга Чепья авыл җирлеге әзерләгән дипломнар, медальләр, акчалата бүләкләр тапшырылды.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз