Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор
Рәмис Латыйпов
Баш редактор урынбасары
Ләйсән Хафизова
Балтачта гаиләләрдә чыккан низагларны хатын-кызлар советы күзәтә
Балтач районы ЗАГС бүлегендә хатын-кызлар советының җирлекләрдәге бүлекчә вәкилләре катнашында түгәрәк өстәл узды.
(Балтач, 2 март, «Татар-информ», «Хезмәт», Гөлзидә Газизуллина). Район хатын-кызлар советы ярдәме белән язмыш сынавы алдында калган бик күп гаиләләрне сакланып калды, балалар ата-ана назыннан мәхрүм булмады, дип яза “Хезмәт” сайты.
– Безнең хезмәт трибуна эше түгел. Хезмәтебез зирәклек, кирәк чакта хәйләкәрлек тә таләп итә. Бүгенге көндә халыкна җыеп лекцияләр укып кына да дөрес юлга бастырып булмый. Һәр гаилә яңа китап, һәрберсенә шәхси якын килү кирәк. Кайчагында корылык, ә кайвакыт йомшак мөнәсәбәт авыр хәлдән чыгу өчен төп корал. Әмма һәр ике очракта да максат бер – гаиләләрне саклап калу, балаларны ата-ана назынна мәхрүм итмәү, – ди инде озак еллар район хатын-кызлар советы җитәкчесе булып эшләүче Фирая Хәкимҗанова.
Бу теманы күтәрүебез юкка түгел, чөнки гаиләләр таркалу, авылларда өйләнмәгән карт егетләр, кияүгә чыкмаган кызлар артуы, ир-атларның гына түгел, хатын-кызларның да шешәгә ябышуы, гаиләдә әти кешенең авторитеты көн кадагындагы мәсьәлә булып кала. Шушы көннәрдә район ЗАГС бүлегендә хатын-кызлар советының җирлекләрдәге бүлекчә вәкилләре катнашында түгәрәк өстәл узды. Булган проблемаларны уртага салып сөйләшү, башкалар белән эш алымнары белән уртаклашуга корылган бу капма-каршы җылы сөйләшү бигрәк тә яшь белгечләр өчен бер дигән ярдәмлек булды.
Проблемалар килеп чыккан гаиләләргә очрашуга барган чакта җитәкчеләрнең, хакимият вәкилләренең сүзе дә үтмәскә мөмкин, әмма хатын-кызлар советының җирле җитәкчесе буларак һәм үзләренең үрнәк яшәү рәвешләре аша әлеге ханым-туташлар ялгыш адымга барган кешеләргә зур йогынты ясый. Ә аның нәтиҗәсе – сакланып калган күпме гаиләләр, шул гаиләдә тәрбияләнүче күпме сабыйлар саны белән исәпләнә, диелә район хәбәрендә.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз