news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Балтачта “Флера” чишмәсе барлыкка килде

Әниләре хөрмәтенә балалары, оныклары яңартты аны.

(Балтач, 9 ноябрь, “Татар-информ”, “Хезмәт”, Ясминә Шәмсетдинова). Балтач районының Норма авылында төзекләндерелгән, яңартылган “Флера” чишмәсен ачу тантанасы булды, дип яза җирле басма.

Мәрхүм әниләре хөрмәтенә улы Фәнил һәм оныклары башкарган игелекле гамәлләрнең берсе ул. Моңа кадәр дә һәр елны авыл мәдәният йортында барлык өлкәннәрне җыеп, мул сыйлы табын артында әниләрен искә алу кичәсе үткәрә иде Кәлимуллиннар. Авыл халкы да хөрмәтле мөгаллимәләрен онытмый, яратып, сагынып искә ала, балалары, мәдәният хезмәткәрләре оештырган чараларга бердәм килә, бик күп матур хатирәләрен яңарта. Саф сулы бу чишмә хәзер инде Флера апаны көн саен искә алырга бер сәбәпче булыр.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100