news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Балтачта "Эт елына эт белән" дигән үзенчәлекле фотолар бәйгесе үтте

Бу бәйге катнашучыларның күплеге, фотоларның матурлыгы, төрлелеге белән аерылып торды.

(Балтач, 4 гыйнвар, "Татар-информ", "Хезмәт"). Балтачта "Эт елына эт белән" дигән үзенчәлекле фотолар бәйгесе үтте, дип яза җирле басма.

Бу бәйге катнашучыларның күплеге, фотоларның матурлыгы, төрлелеге белән аерылып торды

"Яңа елга санаулы гына көн калганда район газетасы сайтында игълан ителгән бу бәйгегә катнашучылар шул дәрәҗәдә күп булыр дип уйламаган идек. Берсеннән-берсе матур, тирән эчтәлекле, үзенчәлекле фотолар күп килде. Кечкенә балалар да, өлкәннәр дә катнашу, балтачлыларның дүрт аяклы дусларыбызга битараф булмавы ничектер күңелгә рәхәтлек бирде. Җиңүчене ачыклавы җиңел булмады. "Иң-иң" дигәннәре генә дә дистәгә якын иде шул. Конкурс темасына иң туры килгән Ильяс Хәбибуллин җиңүче булды. Аңа махсус атап пешерелгән торт тапшырдык", - ди баш мөхәррир Вакыйф Зәкиев.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100