news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Балтачта "Ел укытучысы-2018" ачыклана

15 февральдән соӊ гына республика этабына узган укытучылар билгеле булачак.

(Балтач, 4 февраль, “Татар-информ”, “Хезмәт”, Гөлзидә Газизуллина). Укытучыларныӊ һөнәри осталык бәйгеләре елдан ел күбрәк укытучыларны үзенә тарта. Балтачта «Ел укытучысы – 2018» бәйгесе кысаларында үз көчләрен сынап карарга 28 укытучы теләк белдерде, дип яза ьирле басма.

10сыннан 17 гыйнварга кадәр районныӊ 5 мәктәбендә крнкурсантлар үзләренә таныш булмаган укучылар белән дәрес һәм шул мәктәп укытучылары өчен мастер-класс күрсәттеләр. 7 кешедән торган жюри һәр укытучыга объектив бәя куеп барды. Гомуми нәтиҗәләр буенча гран при иясе булып Чепья урта мәктәбеннән инглиз теле укытучысы Хрисанова Миләүшә Шамилевна танылды. Җиӊүчеләр: Яӊгул урта мәктәбеннән башлангыч сыйныфлар укытучысы Габдрахманова Рузия Шаһинуровна һәм Карадуган гимназиясеннән математика укытучысы Садикҗанова Зөлфия Зәйдулловна. Бу укытучыларыбыз зона этабында район данын яклаячак.

Нөнәгәр урта мәктәбенеӊ химия-биология укытучысы Фазылҗанова Луиза Икрамовна призер булып танылды. Бәйгенеӊ лауреатлары Норма мәктәбеннән рус теле укытучысы Һадыева Рәмзия Разиловна һәм Түнтәр мәктәбеннән математика укытучысы Гарифуллина Раилә Рифкатовна. 10 укытучы төрле юнәлешләр буенча номинацияләрдә җиӊүче титулына ия булды.

2018 елда районыбыз «Ел укытучысы-2018» бәйгесенеӊ зона этабын уздыру хокукына ия булды. 29-30 январь көннәрендә Балтач урта мәктәбе «Бәйге залы»на әйләнеп калды. Күршебездә генә булган Кукмара, Арча, Әтнә, Теләче районнарыннан 4әр укытучы республика комиссиясе алдында осталыкларын күрсәтте. Зона этаплары 9 районда узачак. 15 февральдән соӊ гына республика этабына узган укытучылар билгеле булачак.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100