news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Балтачта “Ел тәрбиячесе – 2017” билгеле булды

Ул - Рәмзия Мөхәммәтгалиева.

(Балтач, 29 гыйнвар, “Татар-информ”, “Хезмәт”, Зәлия Хәсәнова). 27 гыйнварда Балтач районының 5нче номерлы балалар бакчасында "Ел тәрбиячесе – 2017” бәйгесенең йомгаклау туры узды.

Әлеге бәйгенең иң элек балалар бакчаларында сайлап алу этабы уздырылды. Гадел жюри исә, һәр конкурсантның эшен диккать белән күзәтеп, ярымфиналга 11 тәрбиячене уздырды һәм алар арасыннан урау юллар аша 7се финалга үтте. Бәйге барышында тәрбиячеләр оештыру сәләтләрен дә, методик белемнәрен дә, педагогик осталыкларын да күрсәттеләр. Гади генә тоелган материаллардан күз явын алырлык бүләкләр ясап булганын да дәлилләделәр, бер предметны әллә ничә төрле юнәлештә кулланып булганын да расладылар.

Жюри әгъзаләренә бәйгегә йомгак ясау җиңел булмады. Чөнки бу конкурс һәр тәрбияченең үз хезмәтенең остасы булуын, педагогика дигән диңгездә үз маягы барлыгын ачык күрсәтте.

Башта төрле номинациядә җиңүчеләр аталды. Иң беренче булып " Иҗади педагог” номинациясендә җиңүче булып танылган Субаш балалар бакчасы тәрбиячесе Эльвира Гатиатуллина чакырылды. "Тикшеренүче педагог” номинациясендә җиңүче исеменә Кили балалар бакчасы тәрбиячесе Ләйсән Ногманова лаек булды. "Милли гореф гадәтләрне саклап калучы” номинациясендә 5нче номерлы балалар бакчасы тәрбиячесе Уралия Йосыпова җиңүче дип табылды. "Йөрәгемне балаларга бирәм” номинациясендә Кариле балалар бакчасы тәрбиячесе Эльмира Гыйләҗевага тиңнәр булмады. Өченче урынны Бөрбаш балалар бакчасы тәрбиячесе Гөлфия Хөсәенова алды. Икенче урынга исә, бистәнең 3нче номерлы балалар бакчасы тәрбиячесе Светлана Федорова лаек булды. Ә "Ел тәрбиячесе - 2017” исеменә бистәнең 4нче номерлы балалар бакчасы тәрбиячесе Рәмзия Мөхәммәтгалиева лаек дип табылды.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100