news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Балтачта "ЭкоЯз" конкурсының җиңүчеләрен ачыкладылар

Җиңүчеләр төрле номинацияләрдә билгеләнде.

 (Балтач, 13 июнь, “Татар-информ”, “Хезмәт”, Гөлзидә Газизуллина). Соңгы елларда Балтачта даими үткәрелеп килүче “ЭкоЯз” конкурсында катнашучылар елдан-ел арта. Шушы көннәрдә әлеге мәртәбәле бәйгенең район этабы җиңүчеләре билгеле булды, дип яза җирле басма.

«Иң яхшы эко балалар бакчасы» номинациясендә – Салавыч балалар бакчасы, «Иң яхшы эко мәктәп» – Норма урта мәктәбе коллективы, «Иң яхшы эко гаилә» Салавычтан Кәлимуллиннар, «Иң яхшы оешма» булып «Факел» яшүсмерләр клубы табылды.

news_right_1
news_right_2
news_bot