news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Балтачта Экология елына йомгак ясадылар

Чарада ТР Экология һәм табигый ресурслар министры урынбасары Фаяз Шакиров катнашты.

(Балтач, 2 гыйнвар, "Татар-информ", "Хезмәт", Гөлзидә Газизуллина). Балтачта Экология елына йомгак ясадылар. Чарада ТР Экология һәм табигый ресурслар министры урынбасары Фаяз Шакиров катнашты, дип яза җирле басма.

Экология елына йомгак ясау өчен Нөнәгәр мәктәбе очраклы гына сайланмады. Биредә гомер-гомергә шушы юнәлеш буенча уңышлы эшлиләр, республика күләмендә дә уңышларга ирешәләр. Бу юлы да мәктәп укучылары килгән кунаклар өчен сәхнәләштерелгән бик мәгънәле чыгыш оештырган иде, шулай ук үзләренең эшчәнлекләре белән дә таныштырдылар. Район күләмендә эшләнгән кадәресе турында чыгышлар да булды, укучылар, укытучыларның алда торган бурычлар турында фикер-тәкъдимнәре дә тыңланды. Әлеге чарада район башкарма комитеты җитәкчесе Рамил Шакиров һәм ТР Экология һәм табигый ресурслар министры урынбасары, якташыбыз, Нөнәгәр авылы егете Фаяз Шакиров та катнашты һәм чыгыш ясады.

Уртак фикер мондый иде: экологик проблемалар ул бер елда гына хәл итә, онытыла торган проблемалар түгел, башлангычлар дәвамлы булсын, бары шул очракта гына аның нәтиҗәсе булачак.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100