news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Балтачта егетләрне армиягә озаттылар

Район хәрби комиссариатында көзге чакырылышта армия сафларына алынучы егетләр өчен хәрби хезмәткә чакырылучылар көне үтте.

(Балтач, 11 ноябрь, “Татар-информ”, “Хезмәт”, Гөлзидә Газизуллина). Балтач районы хәрби комисариатында көзге чакырылышта армия сафларына алынучы егетләр өчен хәрби хезмәткә чакырылучылар көне үтте, дип яза ьирле басма.

–Бу чакырылышта районыбыздан 29 егет хәрби хезмәткә китәчәк. Аларның күбесе югары, һөнәри урта белемле, күбесе коры җир гаскәрләрендә, ә 10 ноябрьдә киткән 18 егет безнең шефлыкта булган Киров өлкәсендәге хәрби частьта хезмәт итәчәк. Егетләр хәзерлекле, сау-сәламәт, алар турында әйбәт фикерләр генә ишетербез дип ышанабыз. Без үз чиратыбызда егеҗләр белән дә, әти-әниләре, частьлар белән дә даими элемтәдә торачакбыз, – диде район хәрби комиссары Васил Вәлиев.

Район башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары Илһам Гайнетдинов, Марат хәзрәт, Георгий атакай да булачак солдатларга үтемле үзләрен, изге теләкләрен җиткерде. Алсу Сафина исә барлык әти-әниләр исеменнән чыгыш ясап, үгет-нәсыйхәт, фатиха бирде.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100