news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Балтачта данлыклы шахматчы Харрас Сәмигуллинны искә алдылар

Укучы балалар арасында Сәйдәш Камалов беренче урынны алды, олылар арасында - Салават Габдрахманов.

(Балтач, 12 апрель, “Татар-информ”, “Хезмәт”, Зәлия Фәйзрахманова). Моңарчы “Игенче” призына үтүче шахмат ярышлары быел беренче мәртәбә Харрас Сәмигуллин истәлегенә үткәрелде. Карадуган ягында яшәүчеләр яки шахмат белән тыгыз элемтәдә торучылар Харрас абыйның нинди оста шахматчы икәнен белә иде. Тик хәзер инде аның уеннарын искә алырга гына калды шул, дип яза район газетасы.

Карадуган авылында узган шахмат ярышында инде күп тапкырлар җиңү яулаган осталарның исемнәрен янәдән ишетү насыйп булды. “Игенче” хуҗалыгы призына үткәрелгән ярышта укучылар да, зурлар да үз көчләрен сынап карады. Укучы балалар арасында Сәйдәш Камалов - беренче, Әмир Абдрахманов - икенче, Әмирхан Хәйруллин өченче урыннарны яуладылар. Олылар арасында Салават Габдрахманов - беренче, Рамилә Шаһимәрданова - икенче, Азат Хөрмәтуллин өченче урыннарга лаек булдылар. Ярыш бик матур hәм оешканлык белән үтте. Чарада катнашкан шахматчылар, әти-әниләр Харрас Сәмигуллинның кызы Әлфия ханыма, “Игенче” хуҗалыгы җитәкчесе Булат Зыятдиновка, баш хөкемдар Камил Мөхәрләмовка олы рәхмәтләрен җиткерделәр.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100