news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Балтачта дәүләт хезмәткәрләре өчен укулар оештырылды

Укулар район башкарма комитеты җитәкчесе Рамил Шакиров җитәкчелегендә үтте.

(Балтач, 7 декабрь, “Татар-информ”, “Хезмәт”, Ясминә Шәмсетдинова). Балтачта дәүләт хезмәткәрләре өчен укулар оештырылды. Район Советының утырышлар залында үткән бу чарада җирле үзидарә, социаль яклау, Пенсия фонды идарәсе, үзәкләштерелгән бухгалтерия, мәктәптән тыш тәрбия эшләре үзәге хезмәткәрләре катнашты. Укулар район башкарма комитеты җитәкчесе Рамил Шакиров җитәкчелегендә үтте, дип яза район газетасы.

Район Советының утырышлар залында үткән әлеге чарада катнашучылар алдында “Республикада коррупцион хокук бозулар буенча үткәрелгән тикшерү нәтиҗәләре турында” Балтач район башлыгы ярдәмчесе Энҗе Гарипова, “Хезмәткәрләрнең үзләренең, хатыны яки ирләренең, балаларының керемнәре, чыгымнары турында, мөлкәтләре һәм мөлкәти характердагы йөкләмәләре хакында белешмәләр тутыру тәртибе турында” Балтач район прокуроры Айрат Низамиев, “Хезмәткәрләрнең хезмәт тәртибенә куелган таләпләрне үтәү һәм мәнфәгатьләр конфликтын җайга салу турында” Балтач район башкарма комитетының гомуми-оештыру бүлегенең әйдәп баручы белгече Зилирә Сәгьдиева, “Персональ мәгълүматларны яклау турында” Балтач район башкарма комитетының гомуми-оештыру бүлеге җитәкчесе Алия Галиева, “Кадрларга кагылышлы мөһим мәсьәләләр турында” Балтач район Советының җирле үзидарә органнары белән эшләү бүлеге җитәкчесе Розалия Хәйруллиналар чыгыш ясады.

Әлеге чыгышларда район җирлегендә дәүләт һәм муниципаль учрежденияләрендә эшләүче хезмәткәрләр өчен кирәкле мәгълүматлар җиткерелде.

Хезмәт вазыйфалары һәм бурычлары искәртелде. Хезмәт вазыйфаларын үтәмәгәндә яки, киресенчә, шул вазыйфадан файдаланып хокук бозу очраклары яки коррупция белән бәйле фактлар ачыкланганда җаваплылыкка тарту хакында искәртелде. Хезмәткәргә эш урыныннан бирелә торган белешмәләрнең төгәл тутырылуы таләп ителде. Ул белешмәләрдә мәгълүмат тулысынча бирелергә тиеш, гаиләсе булган хезмәткәрнең тормыш иптәшенә бирелгән справкаларда да мәгълүматлар тәңгәл килергә тиешлегеа ссызыкланды. Белешмәнең керем һәм чыгымнар турындагы өлешендә барлы ктөр сумма да аңлатма белән күрсәтерлергә тиеш дип басым ясалды. Кадрлар белән эшләү хезмәтендәге җаваплы белгечнең законнарны белеп, тиешле таләпләрне вакытында үтә пбарулары соралды. Дәүләт һәм муниципаль учрежденияләре хезмәткәрләренә куелган таләпләр, эш урынында үз-үзен тоту кагыйдәләре дә искәртелде.

Чыгышларга карата фикер алышулар булды, киңәш-тәкъдимнәр яңгырады, диелгән район хәбәрендә.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100