Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор
Рәмис Латыйпов
Баш редактор урынбасары
Ләйсән Хафизова
Балтачта өченче чакырылыш Балтач район советының уникенче утырышы узды
Балтачта узган сессия эшендә ТР Премьер-министры урынбасары – Мәгариф һәм фән министры Энгель Фәттахов катнашты.
(Балтач, 17 февраль, «Татар-информ», «Хезмәт», Гөлзидә Газизуллина). Балтач муниципаль районының 2016 елда социаль-икътисадый үсеш нәтиҗәләре һәм 2017 елга бурычлар каралган утырышта ТР Премьер-министры урынбасары – Мәгариф һәм фән министры Энгель Фәттахов белән Татарстан Дәүләт Советы Рәисе урынбасары Римма Ратникова катнашты, дип яза районның «Хезмәт» газетасы.
Утырышка кадәр Энгель Фәттахов Балтач урта мәктәбе эшчәнлеге белән танышты.
Аларны Балтач муниципаль район башлыгы Рамил Нотфуллин озата йөрде. Кунаклар мәктәпнең үткәне, бүгенгесе, ирешкән уңышлары белән танышты. Дәресләрдә булып, укучылар белән аралашты.
Соңыннан Энгель Фәттахов район мәдәният үзәгенә юл тотты
Башкала кунаклары Балтач урта мәктәбеннән соң мәдәният үзәгенә юл алды. Биредә алар мәгариф учреждениеләре тарафыннан әзерләнгән күргәзмә белән танышты.
Һәр коллектив янына аерым тукталып, укучылар белән якыннан аралашып, аларга киләчәктә уңышлар теләделәр. Мәгариф министрын аеруча калайдан бизәкләр ясаган кызлар таң калдырды.
Балалар бакчасы сабыйларының җырлы-биюле чыгышларын да бик үз итте Энгель Фәттахов, диелә район хәбәрендә.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз