Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор
Рәмис Латыйпов
Баш редактор урынбасары
Ләйсән Хафизова
Балтачта “Өченче буын” спартакиадасы үтте
Җиденче мәртәбә үткәрелүче бу бәйгедә өлкән яшьтәге 150 кеше катнашты.
(Балтач, 7 октябрь, “Татар-информ”, “Хезмәт”) Балтачта “Өченче буын” спартакиадасы үтте. Җиденче мәртәбә үткәрелүче бу бәйгедә өлкән яшьтәге 150 кеше катнашты, дип яза җирле басма.
Спартакиадада авыл җирлекләреннән уналты команда көч сынашты. Дартс, ату, шахмат, өстәл теннисы, боҗрага тию, эстафета, “Күңелле стартлар” кебек төрле ярышларда иң күп очконы Балтач бистәсе командасы туплады һәм беренче урынга лаек булды.
Куныр авыл җирлеге – икенчедә, чепьялылар өченче урында. Ярышларга елның-елында иң актив катнашучы Салавычтан Җәмилә Сибгатуллина, Балтачтан Мәгъмүрә Хөрмәтуллина, Камил Мөхәрләмов, Мөдәррис Хәлимовлар быел да матур нәтиҗәләр күрсәтте.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз