news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Балтачта "Чана тау" спорт корылмасы ачылды

Корылма "Балтач МДСУ" оешмасы тарафыннан төзелгән.

(Балтач, 6 декабрь, "Татар-информ", Вакыйф Зәкиев). Балтачның «Сабантуй» ял паркы янәшәсендә «Чана тау» дип исемләнгән спорт корылмасы ачылды, дип яза “Хезмәт” сайты.

Корылма «Балтач МДСУ» оешмасы тарафыннан төзелгән. Бу турыда район башкарма комитет җитәкчесе Рамил Шакиров үзенеӊ чыгышында аерым тукталып китте һәм Рәхмәт хатларын оешманыӊ башлыгы Рашит Ильясовка, баш инженер Дефак Авхадиевка тапшырды. Бәясе 1 миллион 500 меӊ сумнан артык булган бу корылма райондашларыбызга, балаларга хезмәт итсен, монда һәрвакыт шөгельләнүчеләр булсын иде, дип теләде Рашит Ильясов.

Салют астында һәм балаларныӊ актив катнашында тантаналы төстә «Чана-тау» ачылды. Теләгән кешегә Балтач юл төзү һәм ремонтлау уӊганнары кайнар чәен һәм коймагын тәкъдим итеп тордылар. Алай гына түгел, оешмада эшләүчеләрнеӊ 4 яшьтән 10 яшькә кадәр булган 40 балага оешма тарафыннан бушлай тау шуар өчен тюбинглар бүләк иттелде, диелә хәбәрдә.

news_right_1
news_right_2
news_bot