news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Балтачта чаңгы ярышлары төнлә дә үткәрелә

Бу ярышларда барлык катнашучылар да шәхси беренчелек өчен 1 чакрым ераклыктагы дистанциядә көч сынаша.

(Балтач, 1 февраль, “Татар-информ”, “Хезмәт”, Ясминә Шәмсетдинова). Менә берничә ел Балтач районында атнага бер тапкыр “Төнге чаңгы юллары” дигән үзенчәлекле бәйге оештырыла, дип яза җирле.

Балтачта чаңгы спорты елдан-ел популярлаша бара. Соңгы елларда атнага бер тапкыр үткәрелә торган "Төнге чаңгы юллары" чарасы да чаңгы спортына карата булган мәхәббәтне бермә-бер арттырды. Төрле хезмәт коллективлары, район җитәкчеләре, яшьләр, гаиләләр, ветераннар өчен дә һәр атнаның чәршәмбе көнендә кичке сәгатьләрдә ярышлар оештырылып килә. Яктыртылган трасса булу мондый мөмкинлек бирде дә инде. Катнашучылар арта, тамаша кылырга килүчеләр, гаиләләре белән көндәлек шөгыльләнүчеләр, саф һавада ял итүчеләр дә күп.

Бу ярышларда барлык катнашучылар да шәхси беренчелек өчен 1 чакрым ераклыктагы дистанциядә көч сынаша. Җиңүчеләргә Грамоталар һәм истәлек бүләкләре бирелә.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100