news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Балтачта буш торган биналарын төзекләндерәләр

Эшмәкәрләр Эльвира һәм Эльнар Балтачта күп юнәлешле җитештерү цехы булдырмакчылар, бу инде 30-40 кешегә хезмәт урыннары дигән сүз.

(Балтач, 5 февраль, “Татар-информ”, “Хезмәт”, Ясминә Шәмсетдинова). Башка районнарда кебек үк, кызганычка, Балтачта да кайчандыр гөрләп эшләгән, бүген буш торган, акрынлап яраксызга чыгып килүче биналар шактый, дип яза җирле басма.

Яңа ел бәйрәме алдыннан гына шуларның берсендә – элекке гомуми мунча бинасының бер өлешендә кечерәйтелгән, яңартылган, заманча мөмкинлекләр булган мунча эшли башлады. Әлеге зур бинаның калган буш урыннарында да бүген ремонт бара. Шулай ук элеккеге Балтач мех әйберләр фабрикасыныӊ иске гаражларына да чын хуҗа табылды.

Эшмәкәрләр Эльвира һәм Эльнар Балтачта күп юнәлешле җитештерү цехы булдырмакчылар, бу инде 30-40 кешегә хезмәт урыннары дигән сүз. Шушы көннәрдә район башлыгы Рамил Нотфуллин әлеге эшмәкәрләр биләмәсендә булды, аларныӊ эшчәнлегенә югары бәя бирде, башлангычларыныӊ уӊ булуларын теләде һәм төрле программалар аша ничек тә ярдәм итү турында фикерләрен белдерде.

“Шушындый биналарны алып, җитештерү, хезмәт күрсәтү буенча үз эшләрен башлаучыларга, башларга теләүчеләргә без икеләтә шат, бу юлны берничә ел тәкъдим итәбез инде”, – диде ул.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100