news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Балтачта "Бишек туе" бәйрәме узды

Ул “Ак калфак” район хатын-кызлар оешмасы, районның мәгариф идарәсе һәм мәдәният үзәге хезмәткәрләре белән берлектә әзерләгән.

 (Казан, 4 октябрь, “Татар-информ”, “Хезмәт”, Зәлия Хәсәнова). Бүген Балтач районы Мәдәният үзәгендә “Бишек туе” дип исемләнгән күркәм бәйрәм узды. Ул “Ак калфак” район хатын-кызлар оешмасы, районның мәгариф идарәсе һәм мәдәният үзәге хезмәткәрләре белән берлектә, әзерләгән, диелә “Хезмәт” газетасында.

Мәдәният үзәгенең икенче катында бишекләрдән күргәзмә эшләнеп, алар арасында бик борынгыларын да, ТР авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Әхмәтов үскән бишекне дә күрергә мөмкин иде. Бәйрәмнең иң күңелле мизгеле - районның иң яшь гаиләсенә бишек бүләк итү булды. Миләүшә һәм Марат Дәүләтшиннарның шушы көннәрдә генә дөньяга аваз салган уллары Сәмир талчыбыктан үргән бишектә үсәчәк. Дәүләтшиннарның сабыйлары иманлы, тәуфыйклы булып, әти-әни тигезлегендә үссен.

news_right_1
news_right_2
news_bot