Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор
Рәмис Латыйпов
Баш редактор урынбасары
Ләйсән Хафизова
Балтачта биш хуҗалык бәрәңге алырга чыкты
Быел бәрәңге район буенча барлыгы сигез хуҗалыкта гына утыртылган
(Балтач, 7 сентябрь, “Татар-информ”, “Хезмәт”, Ясминә Шәмсетдинова). Балтач районының авыл хуҗалыгы җәмгыятьләре бәрәңге уңышын җыеп алуга кереште, дип хәбәр итә төбәкнең “Хезмәт” газетасы.
Быел бәрәңге район буенча барлыгы 8 хуҗалыкта 318 гектарда гына утыртылган. Бәрәңге игелгән мәйданның иң зурысы “Татарстан” җәмгыятендә – 100 гектар, Тимирязев исемендәге җәмгыятьтә – 50 гектар, “Бөрбаш”та – 37 гектар, аннан бераз калышып, “Сосна” белән “Игенче” дә - 30ар гектар, “Сорнай” белән “Смәел”дә – 20шәр, ә “Яңа тормыш” та нибары - 12 гектар.
Иң беренчеләрдән булып, кырга “Бөрбаш” хуҗалыгы чыкты. “Бәрәҗгене комбайн белән ала башладык. Контроль тикшерүдән күренгәнчә, гектарыннан 170 центнер уңыш чыкты”, - диде җәмгыять белгечләре. Шулай ук “Татарстан”, “Смәел”, “Игенче”, Тимирязев исемендәге хуҗалыклар да эшкә кереште.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз