news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Балтачта биш гаилә сертификатлы булды

“Ана капиталы” сертификатларын тантаналы төстә тапшыру гадәткә әйләнде.

(Балтач, 19 май, “Татар-информ”, “Хезмәт”, Гөлзидә Газизуллина). Гаиләләрендә икенче бала дөньяга килгән тагын 5 гаилә шушы көннәрдә сертификатка ия булды. Аларны тантаналы төстә тапшыру районда матур бер гадәткә әйләнде, дип яза җирле басма.

Бу юлы да яшь гаиләләрне ЗАГС залына чакырып, истә калырлык бәйрәм ясадылар. Чараны бүлек җитәкчесе Люция Нигъмәтҗанова ачып җибәрде. Ул барлык гаиләләрне ихлас күңелдән котлап, җылы теләкләрен ирештерде. Бүләкләү чарасында катнашкан Балтач Пенсия фонды идарәсе җитәкчесе урынбасары Алсу Сафина да, сертификат алган гаиләләрне кайнар котлап, аны файдалану юлларын да аңлатып үтте.

”Күп кенә бәхетле гаиләләр дә торак мәсьәләсеннән читтә кала алмый, шуна күрә сертификатны торак алу юнәлешендә куллансагыз отышлы булыр”- диде ул.

Чара ахырында барлык әниләргә чәчәк бәйләмнәре тапшырылды. Истәлеккә бергәләп фотога төштеләр.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100