Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор
Рәмис Латыйпов
Баш редактор урынбасары
Ләйсән Хафизова
Балтачта “Без наркотикларга каршы - без сәламәт яшәү рәвеше яклы” дигән чара узды
Норма мәктәп яны лагерына йөрүче балалар өчен “Күңелле стартлар” үткәрелде.
(Балтач, 13 июнь, “Татар-информ”, “Хезмәт”, Гөлзидә Газизуллина). Балтачта “Без наркотикларга каршы - без сәламәт яшәү рәвеше яклы” дигән чара үткәрелде. "Факел" клубы хезмәткәрләре Норма мәктәп яны лагерына йөрүче балалар өчен әнә шундый шигарь астында “Күңелле стартлар” үткәргән, дип яза җирле басма.
Әлеге чарада балалар ике командага бүленеп, күңелле спорт эстафетасында көч сынашкан. Спорт чаралары үткәрүнең төп максаты да баланың ныклыгын, түземлеген арттыру максатыннан эшләнде, шул ук вакытта үзара дустанә мөнәсәбәтләр дә булдырылды, яшьтәшеңә ярдәм кулы сузу кирәклеге дә ассызыкланды, ди чараны оештыручылар. Кабатланмас, гадәти булмаган ярышлар балалар күңеленә бик хуш килгән, алар "Факел" клубы хезмәткәрләрен янәдән кунакка чакырып калган.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз