news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Балтачта берьюлы 2 гаиләдән игезәкләр армиягә китә

Ор авылыннан Галләмовлар һәм Кече Лызи авылыннан Димитриевлар көзге чакырылышта икешәр улын армиягә озата.

(Балтач, 20 октябрь, “Татар-информ”, “Хезмәт”, Гөлзидә Газизуллина). 19 октябрь көнне Балтач комиссариатында көзге чакырылыш буенча Россия Кораллы көчләре сафына егетләрне беренче озату тантанасы булды, дип белдерә районның “Хезмәт” газетасы.

Хәрби хезмәткә китүчеләр арасында Кече Лызи авылыннан Сергей һәм Андрей Димитриевлар да бар. Алдагы озатуда Ор авылыннан игезәкләр Альберт белән Роберт Галәмовлар армиягә китәчәк. Алар урта мәктәпне тәмамлагач, Казан шәһәрендәге элемдә техникумына укырга кергән була. Мондый төр уку йортларында белем алганда кичектерү каралмаганга, алар быел көз хәрби хезмәткә алына. “Олы улыбыз Руслан 2011 елда Ватан алдындагы бурычын үтәп кайткан иде, инде менә игезәкләребезгә дә чират җитте, – ди Фирдания ханым дулкынлануларын тыярга тырышып. – Исән-сау гына була күрсеннәр. Күз карасы кебек үстергән балаларыбыз бик кадерле бит үзебезгә”.

Җыеп кына әйткәндә, район хәрби комиссариатында бүген Балтачның 10 егетен Ватанга хезмәткә озаттылар. Аларны иң элек район хәрби комиссары Васыйл Вәлиев кабул итеп, изге теләкләрен ирештерде.

Егетләрне озатырга әти-әниләре, якыннары, дуслары, сөйгән ярлары килгән иде. Аерылышулар бик авыр, әмма егетләр сер бирмәде. Хәрби хезмәткә алынучы егетләрнең күбесе Коры җир гаскәрләрендә хезмәт итәчәк. Ватан-Ана алдындагы изге бурычларын үтәп, туган якларына исән-сау әйләнеп кайтырга насыйп булсын аларга.
 

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100