news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Балтачта бертуган Таҗетдиновлар призына бадминтон ярышлары үтте

Җиңүчеләр һәм призлы урыннар алучылар грамоталар, медальләр һәм кубоклар белән бүләкләнде.

(Балтач, 4 февраль, “Татар-информ”, “Хезмәт”, Ясминә Шәмсетдинова). “Балтач” спорт комплексында бертуган Камил һәм Равил Таҗетдиновлар призына бадминтон ярышлары булып үтте. Аларда өлкәннәр дә, мәктәп укучылары да катнашты. Аларда 90 спортчы көч сынашты, дип яза җирле басма.

Күрше Арча районының Хәсәншәех мәктәбе укучылары да килгән иде. Үз тиңдәшләре арасында Субаштан Нәзир Гыйльманов, Миләүшә Фролова, Балтачтан Азалия һәм Азат Мөхәммәтгалиевлар, Хәсәншәехтан Зөлфәт Нәбиев, Балтачтан Гөлнара Мөхәммәтгалиева, Наил Сабирҗанов һәм Гүзәл Хәкимовалар чемпион булып танылды. Җиңүчеләр һәм призлы урыннар алучылар грамоталар, медальләр һәм кубоклар белән бүләкләнде.

news_right_1
news_right_2
news_bot