news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Балтачта “Бердәм Россия” сәяси партиясе җирле бүлегенең конференциясе узды

Балтач район советының утырышлар залында “Бердәм Россия“ Бөтенроссия сәяси партиясенең Балтач җирле бүлегенең XXVII конференциясе булды.

(Балтач, 23 ноябрь,  "Татар-информ", "Хезмәт", Зөлфия Шакирова). Балтач район советының утырышлар залында “Бердәм Россия“ Бөтенроссия сәяси партиясенең Балтач җирле бүлегенең XXVII конференциясе булды. Конференцияне партиянең җирле бүлек җитәкчесе секретаре урынбасары, район башкарма комитеты җитәкчесе Рамил Шакиров алып барды, Татарстан Республикасы Дәүләт Советы рәисе урынбасары һәм “Бердәм Россия” партиясе, шулай ук Татарстан Республикасы Дәүләт Советында “Бердәм Россия” фракциясе әгъзасы Римма Ратникова, һәм партиянең Балтачтагы җирле бүлек секретаре урынбасары Наил Сабирҗанов чыгышлары тыңланды. Конференция эшендә 61 делегат һәм партия тарафдарлары катнашты.Көн үзәгендә “Бердәм Россия” партиясе җирле Балтач бүлегенең алга куелган бурычлары, бүлектәге үзгәрешләр (состав яңару), партиянең Татарстан региональ бүлеге конференциясенә делегатлар сайлау кебек мәсьәләләр каралды, дип яза район газетасы сайты.

Наил Сабирҗанов үзенең чыгышында республика программалары нигезендә районда барган үзгәрешләрнең, яңартуларның һәммәсендә дә “Бердәм Россия” партиясенең өлеше зур булуы хакында белдерде. “Аз керемле балаларга һәр елны партия тарафыннан уку кирәк-яраклары өләшенә, бу игелекле гамәлгә дә партиянең, аның әгъзаларының һәм дә тарафдарларының зур ярдәме салынган, – ди ул.

"2013 ел белән 2017 ел арасында төзелгән балалар бакчасы, мәдәният йортлары, ФАПлар, универсаль спорт мәйданчыклары, үзәктәге ике парк, әле тагын күпме капиталь ремонт эшләре, бассейн төзелеше һ.б. – болар “Бердәм Россия” партиясе кабул иткән карарлар буенча башкарылган эшләр, һәм дә ирешелгән уңышларның башлангычы.”

Шул ук вакытта яшьләр белән эшләнеп бетмәгән якларны да исәпкә алды. Мәсәлән, соңгы елларда 204 яшь гаилә корган булган, инде шуның 50 се таркалырга өлгергән. “Яшьләргә гаилә кыйммәтләре, бурычлары турында ныграк төшендерәсе бар әле”, диде ул. Шунда ук районда 33 сайлау участогы була торып, партиянең башлангыч бүлекчәләренең әлегә 21 генә булуын да әйтеп узды.

Римма Ратникова исә 61 делегатның гына аз булуын белдерде, сафларны арттырырга өндәде. Киләсе елның мартында булачак РФ Президенты сайлауларына да тукталды. Һәм дә “Бердәм Рәсәй” партиясенең 26 проект нигезендә эш алып баруын ассызыклап үтте, районыбызны да үз җирлегебездә тормышка ашырып булырдай проектларны кабул итүгә чакырды. Мәсәлән, Республика клиник хастаханәсе белән берлектә гамәлгә ашырылучы “Сәламәтлек – балаларга” проекты хәйран өстенлекле булып чыккан, хөрмәтле кунагыбыз Балтач җирлегендә аңарга ихтыяҗ бар дип уйлый. “Халыкның ышанычын аклау, аларны яклау, һәрдаим очрашулар уздырып, аралашып тору, проблемаларын хәл итү – алдагы сайлауларга дөрес юнәлештә этәргеч бирә”, дип төгәлләде Римма Ратникова үзенең һәрвакыттагыча җентекле, нигезле чыгышын.

Соңыннан, декабрь ахырларында көтелгән мәртәбәле конференциягә делегатлар булып район башлыгы, “Бердәм Рәсәй” сәяси партиясенең Балтач җирле бүлеге секретаре Рамил Нотфуллин белән партиянең җирле бүлеге башкарма комитеты җитәкчесе Рузилә Фазылҗанова сайланды, ә яшерен тавыш бирү юлы белән, партиянең җирле сәяси советы составына яңа әгъзалар – “Хыял” яшьләр үзәге директоры Раил Садыйков белән район башкарма комитетының җир һәм мөлкәти мөнәсәбәтләр бүлеге җитәкчесе Зифа Зарипова сайланды.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100