news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Балтачта бер әтинең 100 тәрбиячедән яхшырак булуын исбатлыйлар

Бүген Балтач районы мәдәният үзәгендә "Бер әти 100 тәрбиячедән яхшырак" дигән тема астында "Әтиләр берлеге"нең зонаара конференциясе үтте.

(Балтач, 19 апрель, «Татар-информ», «Хезмәт”, Гөлзидә Газизуллина). Бүген Балтач районы мәдәният үзәгендә "Бер әти 100 тәрбиячедән яхшырак" дигән тема астында "Әтиләр берлеге"нең зонаара конференциясе үтте, дип яза район газетасы.

Чарада Саба, Теләче, Кукмара, Арча, Әтнә, Биектау, Питрәч, Мамадыш районнарыннан вәкилләр дә катнашты. Шулай ук районның башкарма комитетының бүлек җитәкчеләре, мәгариф идарәсе хезмәткәрләре, 18 авыл җирлегенең әтиләр берлеге рәисләре дә чара кунаклары иде.

Конференциядә катнашучылар иң элек кул эшләре күргәзмәсе белән танышты, мастер-классларны күзәтте.

Гаилә мәсьәләләре, авыр хәлле гаиләләрдә тәрбияләнүче балалар проблемасы, балаларның үз-үзләренә кул салулары кебек көнүзәк четерекле вакыйгалар турында чыгышлар тыңланды.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100