news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Балтачта бер көндә биш бина файдалануга тапшырылды

Берсеннән-берсе кирәкле бу биналар күпләргә сөенеч китерде, бәйрәм рухы өстәде.

 (Балтач, 1 гыйнвар, "Татар-информ", "Хезмәт", Гөлзидә Газизуллина). Балтачта бер көндә биш бина файдалануга тапшырылды. Берсеннән-берсе кирәкле бу биналар күпләргә сөенеч китерде, бәйрәм рухы өстәде, дип яза җирле басма.

29 декабрь көнне Балтачта бер-бер артлы биш бина ишекләрен ачты. Куныр авылында өр-яңа ФАП бик күптән көтелгән бүләк булса, Шеңшеңәрдәге капиталь ремонттан соң танымаслык булып яңартылган "Батыр" спорт комплексы ул зона авыллар халкына зур сюрприз булды. Бистәдә исә ике табиб өр-яңа йортларында өй туе уздырды, ремонттан соң ачылган мунча Яңа ел алдыннан беренче клиентларын кабул итте. Балтачлылар шатлыгын ТР Дәүләт Советы Рәисе урынбасары Римма Ратникова да бүлеште.

news_right_1
news_right_2
news_bot