news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Балтачта балигь булмаган балалар белән эшләү буенча комиссиянең утырышы булды

Утырышта Татарстан Республикасында Бала хокуклары буенча вәкаләтле вәкил Гүзәл Удачина катнашты.

(Балтач, 30 ноябрь, “Татар-информ”, “Хезмәт”, Гөлзидә Газизуллина). Балтач районында балигъ булмаган балалар белән эшләү һәм аларның хокукларын яклау буенча комиссиянең киңәйтелгән утырышы булды. Утырышта Татарстан Республикасында Бала хокуклары буенча вәкаләтле вәкил Гүзәл Удачина, балигъ булмаган балалар белән эшләү һәм аларның хокукларын яклау буенча республика комиссиясенең җаваплы секретаре Илсөяр Гарифуллина катнашты, дип яза җирле басма.

Мәгариф идарәсе җитәкчесе Алия Зәкиева “Балтач районында инклюзив белем бирү торышы турында” доклад белән чыгыш ясады.

Шулай ук авыр хәлдәге гаиләләр белән эшләү юнәлешләре белән район башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары Илһам Гайнетдинов таныштырды. Район эчке эшләр бүлеге хезмәткәре, полиция майоры Фаил Фәсыйхов балигъ булмаганнар арасында хокук бозулар юнәлешендә башкарылган эшләр, аларны булдырмау өчен күрелгән чаралар турында чыгыш ясады.

Гүзәл Удачина утырышта катнашучы мәктәп директорлары, аларның тәрбия эшләре  буенча урынбасарлары һәм турыдан-туры балалар белән эшләүче субъект вәкилләренә мөрәҗәгать итеп: “Эшчәнлектәге булган хаталарны вакытында төзәтергә кирәк”, диде.

 

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100