Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
Балтачта балалар киеме күргәзмәсе үтте
Кызлар өчен форманың яңа моделе кызыксыну уятты
(Казан, 24 октябрь, “Татар-информ”). Күргәзмәдә Казанның "Шмеленок" балалар киеме фабрикасы үз товарларын тәкъдим итте. Чарага мәктәпләрдән директор урынбасарлары, шәхси эшмәкәрләр чакырулы иде. Анда район башлыгы Рамил Нотфуллин да катнашты.
Чараның төп максаты - балаларны киҗе-мамык тукымадан тегелгән киемнәр белән тәэмин итү. Күргәзмә вакытында аеруча укучы формасы хакында зур сөйләшү булды. Укучы кызлар өчен форманың өр-яңа моделе катнашучыларда зур кызыксыну уятты. Бәяләре чагыштырмача арзан.
–Без мәктәп балаларын табигый, сулый торган кием белән тәэмин итәргә тиеш. Бүгенге күргәзмә дә шул максаттан чыгып оештырылды, - дип ассызыклады Рамил Нотфуллин эшчәнлек белән танышкан чакта.
Бу хакта “Хезмәт” газетасы хәбәр итә.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз