news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Балтачта балалар бакчалары, мәктәп укучылары арасында игълан ителмәгән акция бара

Әлеге мәрхәмәтле эшкә Түнтәр мәктәбе укучылары да кушылган.

(Балтач, 27 гыйнвар, “Татар-информ”, “Хезмәт”, Зәлия Фәйзрахманова). Балтач районындагы балалар бакчалары, мәктәп укучылары арасында игълан ителмәгән акция бара. Берсеннән-берсе узыша-узыша бу көннәрдә алар кошларга җимлекләр ясау, урнаштыру белән мәшгуль, дип яза җирле басма.

Әлеге мәрхәмәтле эшкә Түнтәр мәктәбе укучылары да кушылган.

Урамда кыш хакимлек итә. Бу вакытта көчле җилләрне җиңеп, нәни канатларын җилпеп, азык эзләүче кошларга бик кыен. Кыска көннәрдә азык табып, тамакларын туйдырырга да өлгермиләр, инде кич килеп җитә. Шуңа да кышын кошлар кеше янына елыша, агач ботагына кунып чыркылдашып, адәм балаларының игелекле гамәлләренә, мәрхәмәтенә өметләнәләр.Чөнки кошларга салкыннар түгел, ә ачлык күбрәк куркыныч тудыра. Шушыларны уйлап, кошкайларның гомерләрен саклап калу максатыннан Түнтәр мәктәбенең 5 сыйныф кызлары да, әти-әниләре ярдәме белән җимлекләр ясап, кошларны кайгыртканнар. 

news_right_1
news_right_2
news_bot