Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор
Рәмис Латыйпов
Баш редактор урынбасары
Ләйсән Хафизова
Балтачта балалар арасында шахмат ярышлары узды
Балтачта бар гомерен мәгарифкә багышлаган Рамил Фәйзрахман улы Фазлыев истәлегенә балалар арасында район беренчелегенә шахмат ярышлары узды.
(Балтач, 3 ноябрь, “Татар-информ”, “Хезмәт”, Нурзада Сәмигуллин). Гадәттәгечә, көзге каникулның бер көнендә Балтачта бар гомерен мәгарифкә багышлаган Рамил Фәйзрахман улы Фазлыев истәлегенә балалар арасында район беренчелегенә шахмат ярышлары узды, дип яза җирле басма.
Быелгы ярышлар 2002-2007 елларда һәм аннан соңгы елларда туган балалар арасында уздырылды. 50гә якын бала көч сынашып, үз араларында иң көчлеләрне ачыклады. 2002-2006 елгылар арасында беренче урынга Рамилә Шаһимәрдәнова /Балтач/, Азат Хөрмәтуллин /Салавыч/, икенче урынга Гөлшан Сөләйманова /Балтач/, Данил Закиров /гимназия/, өченче урынга Лина Гатауллина /Норма/,Кәрим Хәйруллин /Шубан/ лаек булдылар. Ә 2007 елда һәм аннан соңгы елларда туганнар арасында бу урыннарны Зифа Корбанова /Бөрбаш/ һәм Әмир Абдрахманов /Балтач/, Рамилә Гыйбадуллина /Балтач/ һәм Ильяс Корбанов /Бөрбаш/, Таңсылу Хәбибрахманова /гимназия/ һәм Аяз Йосыпов /Пыжмара/ бүлештеләр. Балтачтан Алим Хәйруллин, Кәрим Гайнетдинов, Соснадан Нияз Хәбибуллин, Салавычтан Раил Әминев кебек нәниләр аерым мактау дипломнарына лаек булдылар.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз