Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
Балтачта балалар арасында шахмат турниры узды
2009-2010елгы малайлар арасында Әмирхан , 2011нче елгы hәм яшьрәк кызлар арасында Дилә беренче урынны яуладылар.
- ВКонтакте
- Telegram
- РћРТвЂВВВВВВВВнокласснРСвЂВВВВВВВВРєРСвЂВВВВВВВВ
- РњРѕР№ Р В Р’В Р РЋРЎв„ўР В Р’В Р РЋРІР‚ВВВВВВВВРЎР‚
(Балтач, 2 май, "Татар-информ","Хезмәт", Гөлзидә Газизуллина). Мамадыш шәhәренең “Салават күпере” балалар бакчасында 2009 елгы hәм аннан яшьрәк балалар арасында Р.М. Мотыйгуллин призына шахмат турниры үтте, дип яза җирле басма.
Балтач районыннан әлеге ярышларда Раил Мәрданов (2012нче елгы), Дилә Закирова hәм Әмирхан Хәйруллин катнашты. Ярышлар бик матур үтте. 2009-2010елгы малайлар арасында Әмирхан , 2011нче елгы hәм яшьрәк кызлар арасында Дилә беренче урынны яуладылар. Кечкенә яшьтәге балаларыбызның башка шәhәр-районнарда да беренчелекне яулаулары бик куандыра, дип куанычлы хәбәр ирештерде яшь шахматчыларның тренерлары Ландыш Гарифуллина.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз