news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Балтачта бала арбасын иң оста бизәүчеләр ачыкланачак

Районда "Бала арбалары парады" - "Парад колясок" үтә.

(Балтач, 26 май, “Татар-информ”, “Хезмәт”, Гөлзидә Газизуллина). Балтач муниципаль районы башкарма комитетының ЗАГС бүлеге район яшьләр эше һәм спорт бүлеге белән берлектә "Бала арбалары парады" - "Парад колясок" дип аталган бәйге игълан итә. Конкурста балалары белән ата-аналар катнаша ала.Мөһим шарт: баланың яше 5 яшьтән артмаска тиеш. Шулай ук катнашучылар үзләренә җанатарлар төркеме дә булдыра ала, дип яза җирле басма.

"Коляскалар парады"нда катнашу өчен балалар коляскасын конкурсны оештыручылар тәкъдим иткән темаларга нигезләнеп, төрле технология, өстәмә аксессуарлар ярдәмендә бизәү кирәк. Бәби арбаларын бизәү өчен темалар һәм номинацияләр төрле.

Болар "Милли төсмер" (милли әкият геройлары, милли гореф-гадәтләргә нигезләнгән бизәлеш), "Галәм дөньясы" (космик техника, космонавтикага бәйле һөнәрләр, фантастика, НЛО һ.б.), "Район үзенең һөнәр ияләре белән данлы" (гаилә династияләре, талантлары, сәләтләренә бәйле бизәлеш), "Мультик вакыйгалары" (төрле мультипликацион фильмнарга нигезләнгән бизәлеш).

Үткән ел мондый бәйге беренче тапкыр үткәрелгән һәм катнашучыларның күплеге, иҗади фантазиясе тамашачылар күңеленә хуш килгән иде. Оештыручылар быел да шуңа өметләнә.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100