Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор
Рәмис Латыйпов
Баш редактор урынбасары
Ләйсән Хафизова
Балтачта бакча яшендәге балалар да тимераякта шуа
Кыш бабай балаларның уеннарын да күзәтте, шигырьләр сөйләтеп, шоколадлар да өләште.
(Балтач, 10 гыйнвар, "Татар-информ", "Хезмәт", Ясминә Шәмсетдинова). Яңа ел ялларында Балтач районының Карадуган балалар бакчасында һәр көнне бер төркемдәге балалар һәм аларның әти-әниләре белән саф һавага чыгу - матур гадәткә әйләнеп бара. Кичен Карадуган гимназиясенең боз мәйданчыгына балалар бакчасының икенче кечкенәләр төркеме балалары әти-әниләре белән бергәләп җыелдылар, дип яза җирле басма.
Аларны биредә тәрбияче апалары Гөлнур Ильязовна, Әнисә Шамилевна һәм Дилә Сәлимҗановна белән бергә Кыш бабай каршы алды һәм мәйданчыкка чакырды.
Биредә балалар тимераякта шудылар, укучы абый-апалары белән ярыштылар, кхңел ачтылар. Берничә балага Кыш бабай бүләк итеп тимераяклар алып килгән булып чыкты. Балалар куана-куана, бик тырышып әти-әниләре ярдәмендә бозга бастылар.
Ә Кыш бабай балаларның уеннарын да күзәтте, шигырьләр сөйләтеп, шоколадлар да өләште. Әти-әниләр дә, сабыйлар да файдалы да, күңелле дә очрашудан рәхмәт әйтеп таралышты.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз