Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор
Рәмис Латыйпов
Баш редактор урынбасары
Ләйсән Хафизова
Балтачта Бөек Ватан сугышы ветераннарына "Фидакарь хезмәт өчен" медале тапшырылды
Бу көнне ике сугыш ветераны район башлыгы Рамил Нотфуллин кулыннан дәрәҗәле бүләк алды.
(Балтач, 15 июнь, “Татар-информ”, “Хезмәт”, Ясминә Шәмсетдинова). Балтачта Бөек Ватан сугышы ветераннарына "Фидакарь хезмәт өчен" медале тапшырылды. Бу көнне ике сугыш ветераны район башлыгы Рамил Нотфуллин кулыннан дәрәҗәле бүләк алды, дипяза җирле басма.
Кече Лызи авылында гомер итүче Анатолий Кузьмич Медведев һәм Иске Салавыч авылыннан Мөхлис Хәбибулла улы Хәбибуллин әлеге медаль ияләре булдылар. Әлеге тантанада район хәрби комиссары Васил Вәлиев, район социаль яклау бүлеге җитәкчесе Алсу Гатиятуллина, җирлек башлыклары, соңгы эш урыныннан җитәкчеләр, җирлекнең ветераннар Советы рәисе, районның "Яшь армиячеләр" һәм "Форпост" җәмәгать тәртибен саклау үзәге яшьләре дә катнашты.
Ветераннар әлеге медальне зур горурлык хисләре белән кабул итеп алды. Күкрәгенә медальне беркеткәннән соң ветеран Анатолий Кузьмич: "Служу Отечеству!" – дип сокландырды.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз