news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Балтачта Бөек Ватан сугышы ветераннарын хөрмәтлиләр

Салавыч һәм Бөрбаш авыл җирлегенең Бөек Ватан сугышы ветераннарына бүләк тапшырылды.

(Балтач, 26 апрель, "Татар-информ", "Хезмәт"). Бөек Җүнең 72 еллыгы уңаеннан, районыбызның сугыш ветераннарына сугышта һәлак һәм кайткач вафат булганнарының тол калган хатыннарына Татарстан Президенты Рөстәм Миңнехановның һәм Балтач районы башлыгы Рамил Нотфуллинның Котлау хатларын һәм бүләкләрен өләшү дәвам итә, дип яза район газетасы.

Бүгенге көндә районда 19 Бөек Ватан сугышы ветераны яши. Аларның сафы елдан-ел кими...

25 апрель көнне район башкарма комитеты җитәкчесе Балтач район башкарма комитеты җитәкчесенең I урынбасары Илшат Галимуллин, район хәрби комиссариаты хезмәткәре Фәрит Галимов, ветераннар советы рәисе Рифат Абдуллин белән берлектә авыл җирлекләрендә яшәүче ветераннарның өйләрендә булып кайттылар. Мөхтәрәм кунаклар Мөхлис Хәбибуллин, Нурҗиһан Хөснетдинова, Габделгани Нәҗиповка Бөек Җиңүгә керткән зур өлешләре, фидакарь хезмәтләре өчен олы рәхмәтләрен һәм котлауларын ирештерделәр. 9 Май көнне район үзәгендә узачак зур тантаналы чарага чакырдылар.

news_right_1
news_right_2
news_bot